Кадерле дин кардәшләребез! Татарстан мәдәният министрлыгының ресурс үзәге коллективы ис... — 27 мая 2026 г. в 12:20:01.145
Кадерле дин кардәшләребез! Татарстан мәдәният министрлыгының ресурс үзәге коллективы исеменнән сезне бөек дини бәйрәмебез – Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Изге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгалә барча корбаннарыбызны һәм догаларыбызны кабул итсен. Һәр гаиләгә бәрәкәт, күңелләрегезгә иман нуры, сабырлык һәм мәрхәмәт иңсен. Бәйрәм илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, кешелеклелек сыйфатларыбызны ныгытсын. Өйләребез имин, илләребез тыныч, дөньяларыбыз якты булсын. Һәркайсыбызга сәламәтлек, бәхет һәм Аллаһының чиксез рәхмәте насыйп булсын! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

