Апас Сабантуеның үзенчәлеге: Иделаръягы зонасында иң зур милли ризык пешерү! — 17 июня 2026 г. в 06:40:03.403
Апас Сабантуеның үзенчәлеге: Иделаръягы зонасында иң зур милли ризык пешерү! Апас Сабантуеның кабатланмас бер традициягә әверелгән үзенчәлеге — ел саен Иделаръягы зонасында иң зур милли ризык пешерү. - 2023 елда 150 килограммлы бавырсак әзерләнсә, - 2024 елда 500 өчпочмак (барлыгы 50 килограмм) пешерелде, - 2025 елда түбәтәй формасындагы 260 килограмм 780 граммлы чәк-чәк авыз иттек, - ә быелгы рекорд — 1602 данә мич кабартмасы пешерелде! Риваять буенча, 1602 нче елда бер кыз алкасын суга төшереп җибәрә. Аксакал киңәше буенча, ул алканы тапкан Габбас исемле егеткә кияүгә чыга, һәм авыл Габбас сүзеннән Апас дип атала. Бүгенге көндә дә Әппәз күлләре һәм Апасыбыз уртасыннан дулкынланып агучы Табар елгасы халкыбыз күңелендә тарихи вакыйга булып саклана. Нәкъ шуңа күрә быел 1602 данә мич кабартмасы пешерелде! Бу гаҗәеп ризыкларны пешекче кызлар — «Апас таңнары» рестораны хезмәткәрләре әзерләде, аларга Лилия Фирдусовна Зайнуллина җитәкчелек итте. Оста куллы кызларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, ел саен безне яңа рекордлар белән гаҗәпләндерәләр! Хөрмәт йөзеннән иң беренче тәмле кабартмалар Апас районында бер гасыр гомер итүче райондашларыбызга тапшырылды. Киләсе елларда да шундый матур, күркәм традицияне дәвам итүләрен телибез!

