Кичә, 23 июнь Әлмәт шәһәрендә республикакүләм «Татар кызы» конкурсының финал туры гөрлә... — 24 июня 2026 г. в 08:20:02.410
Кичә, 23 июнь Әлмәт шәһәрендә республикакүләм «Татар кызы» конкурсының финал туры гөрләп узды. Финалга 12 кыз чыкты, шул исәптән Апас районыннан Новоселова Диана да катнашты. Жюри әгъзалары Диананың тырышлыгын югары бәяләп, аңа «Иң торыш» номинациясендә җиңүче исемен тапшырды. 2016 елгы «Татар кызы» титулы иясе Эльвина Шәмсетдинова махсус приз — «Бәкер» санаториена «тур выходного дня» путёвкасын — Дианага бүләк итте. Без конкурста катнашучыларның барысын да ихлас котлыйбыз! Аларга киләчәктә яңа биеклекләр яулауны, укуда һәм тормышта уңышлар гына телибез!

