Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында "Эхо веков в истории ... — 9 июля 2026 г. в 08:20:01.133
Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлибез" шәҗәрә фестиваленең республика этабы булып үтте. Бәйгедә алты гаилә көч сынашты. Бүләкләү тантанасында чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов тәбрикләде. Телэче район данын яклап чыгыш ясаган Гарифовлар (нәсел - тамырлары Айдар, Субаш авылларына барып тоташа) "Хезмәт династиясе" номинациясендә җиңү яулап, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Гөлнара Габдрахманова тарафыннан имзаланган Диплом һәм сертификат белән бүләкләкләнде.

