«Сөлгеле капка» V Ачык фольклор фестивале узды! — 18 июля 2026 г. в 15:30:02.320
«Сөлгеле капка» V Ачык фольклор фестивале узды! Бүген Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" V ачык фольклор фестивале узды. Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел гаризалар саны 100 дән артты. Арча, Аксубай, Апас, Алексеевск, Биектау, Балык Бистәсе, Балтач, Зәй, Казан, Кама Тамагы, Кукмара Киров, Лаеш, Мари Турек, Нурлат, Оренбург, Питрәч, Сарман, Самара, Тукай, Теләче Югары Ослан, Яшел Үзән, Әтнәдән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар "Халык җыры", "Халык биюе", "Инструменталь башкару", "Фольклор этнографик күренеш" номинацияләрендә иҗади номерларын тәкъдим иттеләр. Фестиваль кунакларны Ташкичү авылы Мәдәният йортында каршы алудан башланды. Шушы бәйрәмгә нигез салучы "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы һәр кунакны җырлап сәламләде. Бәйрәмгә килүчеләр традицион рәвештә фестиваль мәйданына җырлап, авыл урамнарына гармун моңы яңгыратып төштеләр. Исеменнән күренгәнчә, фестивальнең нигезендә сөлге тора. Фестивальдә сөлгеләрнең кулланылышын, аларның әһәмиятен күрсәтү максатыннан быел да сөлгеләр парады узды. Һәр коллектив үз якларына хас чигү алымнары белән эшләнгән сөлгеләр тотып мәйдан урады. Фестиваль дуслык күпере дә төзи. Бер мәйданда мари, керәшен, рус, татар милләте вәкилләре чыгыш ясады.

