Апас районында Асия Хәйруллина исемендәге I нче театр фестивале башлана!
Апас районында Асия Хәйруллина исемендәге I нче театр фестивале башлана! 5 октябрьдән 3 декабрьгә кадәр Апас районында Идел аръягы халык театр коллективлары арасында Асия Хәйруллина исемендәге I нче татар театр фестивале узачак. Ачылыш 5 октябрьдә Район мәдәният йортында: 18:00 — Асия Хәйруллинаның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә, 18:30 — фестивальнең тантаналы ачылышы, 19:00 — тамашчыларга Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Мәхәббәт FM» спектакле тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас һәм Югары Ослан районнарының халык театр коллективлары катнаша. Спектакльләр октябрь һәм ноябрь айларында Апас Мәдәният йорты сәхнәсендә узачак. Шулай ук балалар өчен сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрелә. Фестивальнең югары ноктасы декабрьдә, Апас халык театрының 55 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында, җиңүчеләрне һәм катнашу-чыларны тантаналы бүләкләү көтелә. Фестиваль аша Апас халык театрына актриса, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Асия Хәйруллина исемен бирү планлаштырыла. Барлык тамашачыларны фестивалдә көтеп калабыз!