Апас мәдәният йортында сәхнә теле буенча мастер-класс Гаптрәүф Нуриев җитәкчелегендә үтте
Апас мәдәният йортында сәхнә теле буенча мастер-класс Гаптрәүф Нуриев җитәкчелегендә үтте Бүген Апас мәдәният йорты сәхнәсендә, татар әдәби телебезнең сафлыгы сагында торучы сәхнә теле остасы Гаптрәүф Салих улы Нуриев җитәкчелегендә, Казан театр училищесының 4 нче курс студентлары тарафыннан сәхнә теле буенча мастер-класс үтте. Гаптрәүф Нуриев, 1977 елда татар сәхнә теле укытучылары мәктәбенә нигез салган, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы һәм сәнгать эшлеклесе, беренчеләрдән булып Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының дәүләт бүләгенә лаек булган Асия Хәсән кызы Хәйруллинаның укучысы һәм аның хезмәтен дәвам итүче. Булачак сәхнә йолдызлары тарафыннан татар әдәби теленең яңгырашы, татар драма әсәрләренең әдәби яктан эшләнеше, тел чараларының сәнгати кулланышы мәсьәләләренә игътибар бирелде. Алар профессиональ дәрәҗәдә әдәби сөйләмебезнең нечкәлекләрен, сәхнә теленең алым-күнекмәләрен күрсәттеләр. Һөнәрләре сөйләм белән бәйле кешеләргә бик тә кирәкле чара булды.