Апас районында Асия Хәйруллина исемендәге I нче Иделаръягы халык театлары фестивале баш...
Апас районында Асия Хәйруллина исемендәге I нче Иделаръягы халык театлары фестивале башланды Танылган якташыбыз, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Асия Хәйруллина исемендәге I театр фестивале һәм Апас халык театрының 55 еллык юбилее кысаларында оештырыла һәм 3 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальнең төп максаты – бөек артисткабызның исемен мәңгеләштерү, театр сәнгатен үстерү һәм төбәкара мәдәни элемтәләрне ныгыту. Фестивальнең тантаналы ачылышында Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Габделхак улы Җиһаншин катнашып, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм чарасы фойеда оештырылган күргәзмә һәм фотозона белән башланып китте. Асия Хәйруллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыручы экспозиция тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Тантаналы өлештән соң, сәхнә түре Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларына бирелде. Алар тәкъдим иткән «Мәхәббәт FM» спектакле тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Тулырак: https://vk.ru/club68045918