Перейти к содержимому
Максиметер

30 октябрь көнне Әтнә татар дәүләт драма театрында баш режиссер, Татарстанның атказанга...

30 октябрь көнне Әтнә татар дәүләт драма театрында баш режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыевның юбилей кичәсе узды. Рамил Фазлыев 1976 елда Олы Әтнә авылында дөньа килә. Казан Дәүләт мәдәният институтын тәмамлый, Россия театраль сәнгать институтында (ГИТИС) режиссер белгечлеге ала. 2003-2008 елларда Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында режиссер булып эшли. 2009 елдан 2011 елга кадәр Әтнә халык театрының сәнгать җитәкчесе була. 2011 елда театр дәүләт статусы алганнан соң Әтнә татар дәүләт драма теартының баш режиссеры итеп билгеләнә. Кичәдә Әтнә театрында, шулай ук Камал, Тинчурин, Кариев театрлары, Түбән Кама татар театры сәхнәләрендә Рамил Фазлыев куйган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, Юрий Федоров башкаруындагы тере музыкага җырлар яңгырады, Рамилнең тормыш юлын чагылдырган күренешләр күрсәтелде. Татарстанның барлык татар дәүләт театры вәкилләре, район җитәкчеләре тарафыннан тәбрикләү сүзләре яңгырады. Рамил Фазлыев Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.

524 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.