Бөтен гомерен сәнгатькә, иҗатка багышлаган Гөлсем Исәнгулованың татар театры дөньясында... — 10 июня 2026 г. в 08:02:41.921
Бөтен гомерен сәнгатькә, иҗатка багышлаган Гөлсем Исәнгулованың татар театры дөньясында үз урыны, үз йөзе, тавышы, миссиясе бар. Табигать аңа чибәрлекне дә, талантны да мулдан биргән. Ул һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, юморга бай. Иреннәре белән генә түгел, күзләре белән елмая ул. Хөрмәтле Гөлсем Сабировна!🌸 Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәт телибез! Бу дөньяда барлыгыгыз белән безне сөендереп озын-озак гомер кичерегез! Туган көнегез котлы булсын!

