💛"Туган Батыр". Камал театрында фэнтези сөючеләр өчен премьера! — 19 июня 2026 г. в 13:01:06.450
💛"Туган Батыр". Камал театрында фэнтези сөючеләр өчен премьера! 3 һәм 4 июльдә Зур сәхнәдә Зөлфәт Хәкимнең повесть-әкиятеннән рухланып, Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат иткән "Туган Батыр" пьесасы буенча өлкәннәр һәм балалар өчен музыкаль фэнтези премьерасы. ▫️Спектакльнең режиссёры - Айдар Җаббаров; ▫️Композиторы - Эльмир Низамов; ▫️Куючы рәссамы - Филипп Шейн; ▫️Костюмнар буенча рәссамы - Ольга-Мария Тумакова; ▫️Хореографы - Римма Саркисян (Овчинникова); ▫️Видео рәссамы - Игорь Домашкевич. 🕘Билетлар сатуда! Легендар Казан буйлап мистик сәяхәтнең бер өлеше булуны кулыгыздан ычкындырмагыз. 🔗билет алу

