Бүген, 13 июльдә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, вокал буенча репетитор Яхъ... — 13 июля 2026 г. в 11:14:05.083
Бүген, 13 июльдә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, вокал буенча репетитор Яхъяев Марат Гомәр улы 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Хөрмәтле, Марат Гомәр улы! Сез театрга кергәндә кояш алып керәсез, ягымлы елмаюгыз белән җылытасыз, иҗатыгыз белән кочып юатасыз. Без сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез! Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез! Һаман да шулай күңел күтәренкелегендә яшәргә язсын! Туган көнегез котлы булсын!❤️

