🤝Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Сычуань һөнәри сәнгать көл... — 19 августа 2026 г. в 15:56:29.306
🤝Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Сычуань һөнәри сәнгать көллияте арасында килешүгә кул куелды. Әлеге килешүнең максаты – сәхнә сәнгате өлкәсендә уртак эзләнүләр өчен даими җирлек булдыру. Партнерлык кысаларында уртак театраль тамашалар булдыру, алмаш гастрольләр, лекцияләр уздыру өчен осталар чакыру, яшь актерларның белемнәрен күтәрү программалары, академик алмашу һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек кебек төгәл юнәлешләр планлаштырыла. Килешүгә кул куйганчы, Сычуань көллияте җитәкчелеге һәм остазлары белән иҗади очрашу үткәрелде, ә татар актерлары исә кытайдан килгән хезмәттәшләре белән үзара тәҗрибә уртаклашты. ✅Чаралар "РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" IV Халыкара форумы кысаларында үткәрелде. 🤝Сегодня в в Камерном зале состоялась подписание соглашения между Татарским государственным Академическим театром имени Г. Камала и Сычуаньским профессиональным колледжом искусств. Цель - создание постоянной платформы для совместных исследований исполнительского искусства. В рамках партнерства запланированы конкретные направления: совместное создание театральных постановок, гастрольный обмен спектаклями, визиты мастеров для проведения лекций, программа стажировок для молодых актеров, академический обмен и взаимодействие в сфере педагогики. До подписания соглашения состоялась творческая встреча с руководителями и педагогами Сычуаньского колледжа, а актеры татарского и китайского театров обменялись опытом. ✅Мероприятия прошли под эгидой IV Международного форума "Ростки: Россия и Китай - взаимовыгодное сотрудничество" Фоторепортаж

