Аның туганда ук язмышы билгеләнгәндер - ул артист булыр өчен яратылган. Чөнки андый тал... — 31 августа 2026 г. в 08:06:05.899
Аның туганда ук язмышы билгеләнгәндер - ул артист булыр өчен яратылган. Чөнки андый талантлар дөньяга сирәк туа. Ул сәхнәгә чыкса, бер карашы белән үк күңелне яулап ала. Нинди генә рольне башкарса да ышандыра, яраттыра. Артистның ташып торган харизмасы, үзенчәлекле тавышы, берсеннән-берсе төрле рольләре - беркемне дә битараф калдырмый. Хөрмәтле Искәндәр Илдар улы!💚 Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Иҗат юлыгыз кабатланмас, үзенчәлекле рольләрдән торсын. Тамашачылар мәхәббәтенә күмелеп иҗат итүегезне дәвам итегез! Туган көнегез белән!

