Кайгы уртаклашу — 3 сентября 2026 г. в 12:08:24.707
Кайгы уртаклашу 63нче яшендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган театр рәссаме Гыйльметдинов Ленар Рафис улы вафат булды. Ленар Рафис улы Гыйльметдинов озак еллар дәвамында (2006 - 2021) Казан яшь тамашачы театрында (ТЮЗ) баш рәссам булып эшләде. Шулай ук Камал театры белән дә хезмәттәшлек итте. Марсель Сәлимҗанов аны рәссам буларак К.Гольдониның "Ике хуҗаның хезмәтчесе" комедиясенең, ә Фәрит Бикчәнтәев В.Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" спектакленең сәхнә бизәлешен куярга чакырган иде. Камал театры мәрхүмнең гаиләсенең һәм барлык туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын! Театрыбызның якын дусты Ленар Гыйльметдиновның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр. ➖➖➖➖➖➖➖ Соболезнования В возрасте 62 лет скончался известный театральный художник Гильмутдинов Ленар Рафисович, проработавший в должности главного художника Казанского театра юного зрителя более 15 лет – с 2006 года по 2021 года. Ленар Рафисович также сотрудничал с театром Камала: Марсель Салимжанов приглашал художника для постановки спектакля «Слуга двух господ» К.Гольдони, а Фарид Бикчантаев – к спектаклю «Ромео и Джульетта» В.Шекспира. Театр Камала выражает глубокие соболезнования родным и близким покойного. Искренне разделяем боль и горечь невосполнимой утраты.

