📖«Яңа татар пьесасы» – 2026 бәйгесенә барлыгы 110 пьеса кабул ителде — 17 сентября 2026 г. в 10:16:59.161
📖«Яңа татар пьесасы» – 2026 бәйгесенә барлыгы 110 пьеса кабул ителде «Яңа татар пьесасы» – 2026 конкурсына әсәрләр кабул итү тәмамланды! Бәйгегә барлыгы 110 пьеса килде. Конкурска кабул ителгән пьесалар исемлеген Камал театрының рәсми сайтында сылтамасы белән карарга була. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы» – 2026 премиясенә конкурс игълан ителде. Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә. Конкурс 2 этапта уздырыла: ⚪️1 этапта жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган әсәрләрдән торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла. ⚪️2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели. Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2026 елның декабрь аенда игълан ителәчәк. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә. 📖На конкурс «Новая татарская пьеса» - 2026 поступило 110 пьес Завершился прием пьес на Конкурс «Новая татарская пьеса» - 2026! Всего на конкурс поступило 110 пьес. Список пьес, принятых на конкурс, можно посмотреть на официальном сайте Театра Камала по ссылке Напоминаем: Министерством культуры Республики Татарстан, Союзом театральных деятелей Республики Татарстан, Татарским государственным Академическим театром имени Галиасгара Камала был объявлен очередной конкурс в области драматургии на премию «Новая татарская пьеса» - 2026. Авторы трех пьес-победителей награждаются денежными премиями. Кроме этого, Министерство культуры Республики Татарстан учреждает специальную премию. Конкурс проводится в 2 этапа: На 1 этапе члены комиссии читают все пьесы, присланные на Конкурс, и составляют шорт-лист из пьес, которые будут допущены ко 2 этапу. Шорт-лист публикуется в средствах массовой информации и интернет-сайте kamalteatr.ru. На 2 этапе Комиссия определяет пьесы, победившие на Конкурсе, имена их авторов объявляются на сцене Театр имени Г.Камала в декабре 2026 года. Пьесы-победители будут опубликованы на правах рукописи в специальном сборнике, а также будут предложены театрам для постановки.