💐11 октябрьдә татар театрының талантлы актрисасы, Татарстанның халык артисты Венера Ша...
💐11 октябрьдә татар театрының талантлы актрисасы, Татарстанның халык артисты Венера Шакированың туган көне. Хөрмәтле Венера Мансур кызы! Сез тудырган дистәләгән рольләр, катлаулы образлар, үзенчәлекле язмышлар татар тамашачысы күңелендә онытылмаслык булып кереп урнашкан сәхнә табышлары. Һәр героегызга җаныгыздагы бар җылылыкны кушып, һөнәри осталык белән уйный белүегез, тирән һәм катлаулы характерлар тудыра белүегез күпләр өчен үрнәк. Без сезгә әлеге иҗат җылысын сүндерми, яңадан-яңа куанычлар, яңа табышлар, яңа үрләр телибез! Сәламәт һәм көр күңел белән эшләргә һәм яшьнәргә язсын! Туган көнегез котлы булсын!