📢Камал театрында зур премьера!
📢Камал театрында зур премьера! Марсель Сәлимҗановны искә алу көннәрендә - 6, 7 һәм 8 ноябрьдә яшь драматург Раил Сафин пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Күпер" спектакле. 📎“Күпер” пьесасы 2025 елда театрда узган “Яңа татар пьесасы” драматургия лабораториясе кысаларында язылган әсәр. “Күпер”дә вакыйгалар узган гасырның 80 нче елларында, ТАССРның бер районында, елга буенда качып диярлек утырган кечкенә бер авылда бара. Авыл халкы аерым утрау булып яшәвенә күнеккән, үзенең салмак тормыш рәвеше белән яшәп ята – “зур дөнья” яңалыкларын эшен җаваплы башкаручы, ярдәмчел почтальон алып килгән газеталар аша гына укып белә. Шулай бервакыт авылга 100 яшьлек әбине юбилее белән котлау өчен рәсми делегация килеп төшә. Әмма юбилей (кемгәдер - көтелмәгән, ә кем өчендер – котылгысыз) суд тикшерүенә әверелә. Барысына да сәбәпче – авылдагы яңа күпер... 📢В театре Камала большая премьера! 6, 7 и 8 ноября спектакль «Мост» режиссера Фарида Бикчантаева. Постановка по пьесе молодого драматурга Раиля Сафина выйдет на сцену в память о Марселе Салимжанове. Пьеса «Мост» была написана в рамках драматургической лаборатории конкурса «Новая татарская пьеса», которая прошла в театре в 2025 году. 📎Как-то раз в село приезжает официальная делегация, чтобы поздравить одну из жительниц со 100-летием. Однако юбилей превращается в судебное разбирательство, которого можно было бы избежать, не появись в селении новый мост… Авторы спектакля в жанре «небывалый случай из жизни» предлагают зрителям пройти вместе с милыми чудаками путь поиска ответов на простые и сложные вопросы о непреходящих ценностях, актуальных во все времена и для всех общественных формаций. ☑ Подробнее о спектакле