Бүген «Әкият» татар курчак театры Мәскәүдә «Табор уходит в небо» спектаклен күрсәтәчәк.
Бүген «Әкият» татар курчак театры Мәскәүдә «Табор уходит в небо» спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль «Горький + в Москве» фестивале программасына кергән. Курчак спектакле Милләтләр театры (Театр Наций) сәхнәсендә ике мәртәбә – 16.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә планлаштырылган. «Шундый сәхнәдә чыгыш ясау – безнең өчен бик кадерле, безнең өчен үзенчәлекле зур вакыйга», ди театрның сәнгать җитәкчесе, әлеге спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев. Шунысы да игътибарга лаек: «Әкият» курчак театры – масштаблы «Горький +» фестивале программасына кергән бердәнбер курчак театры. Интертат МАХта