Студиябезнең бүгенге кунаклары — «Болгар» бию театры солистлары Азат Зартдинов һәм Гөлн...
Студиябезнең бүгенге кунаклары — «Болгар» бию театры солистлары Азат Зартдинов һәм Гөлназ Закирова! ⚜️ Әңгәмә барышында театрның барлыкка килү тарихына да күз салдык, милли бию сәнгатенең бүгенге үсеше, сәхнә артындагы хезмәт, гастрольләр һәм иҗат юлы турында сөйләштек. Бүгенге көндә «Болгар» бию театрында 50гә якын кеше хезмәт куя. Һәр чыгыш — зур команда эше, тырышлык һәм милли традицияләргә булган мәхәббәт нәтиҗәсе ✨