Аксубай районыннан автор - башкаручы
Аксубай районыннан автор - башкаручы Җәлил Насибуллинның махсус хәрби операциядә һәлак булуы турында хәбәр килде. "Композитор" позывноен алган Җәлил, Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Җыр аның яраткан шөгеле була. Хәрби операция башлангач җырчының малае мобилизациягә эләгә. Җәлил, озак уйламыйча, килешү төзеп, малае артыннан шул ук частькә китә. Массакүләм тамашачыга ул 2023 елның башында танылды. Ул вакытта интернет челтәрендә, аның блиндажда, солдатлар белән "Мин яратам сине шашынып" дигән җыры киң таралып өлгерде. Ялга кайткач, 8 март бәйрәме уңаеннан, авылдашлары өчен соңгы зур концертын куя. Күңеле сизенгән кебек : "Әллә тагын кайтып була, әллә юк. Баргач, зур сугышка керәбез", - дигән сүзләре була. 18 мартта сугыш кырында, батырларча һәлак була. Татар дөньясы яратып тыңлый торган бик күп җырлары калды. Авыр туфракларыгыз җиңел булсын диеп, башын ия татар дөньясы. Урыныгыз җәннәттә булсын!