😱Татарстанда беренче корбан: ирне берьюлы елан да чаккан, талпан да кадалган — 6 мая 2026 г. в 10:12:32.279
😱Татарстанда беренче корбан: ирне берьюлы елан да чаккан, талпан да кадалган Көннәр җылыттымы халык бакча-урманнарга ашыга. Табиблар сак булырга кирәклеге турында кисәтә - табигать уянганда, еланнар белән талпаннар да активлаша. Татарстанда аларның беренче корбаны теркәлде инде. Минзәлә районының Бакчасарай авылыннан 61 яшьлек Газинур Исламов белән килеп чыккан хәл - күпләргә сабак. Бу ирне берьюлы елан да чага, талпан да кадала. Ул үзе шул хакта ниләр сөйли? һәм Татарстанда хәзергә бу бердән-бер шундый очракмы? Радик Гыймаев сөйләр.

