😱Казанда җиңел машина һәм ике автобус бәрелешкән: 14 кеше зыян күргән — 29 мая 2026 г. в 09:04:33.641
😱Казанда җиңел машина һәм ике автобус бәрелешкән: 14 кеше зыян күргән Дүрт баланы һәләкат урыныннан ДРКБга алып китәләр. Көндезге 12дә Горький шоссесында җиңел машина белән 2 автобус бәрелешә. Салоннарында пассажирлар күп була - зурлар да, балалар да. Шуңа күрә монда берничә ашыгыч ярдәм машинасы җибәрелә. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Алар хәлнең кем гаебе белән килеп чыгуын ачыкларга тиеш. Рүзәл Шәрипов репортажы.

