🎬“Ну, Кәрим!”: ШАЯН ТВда яңа форматтагы яшүсмерләр сериалы — 7 сентября 2026 г. в 08:37:51.502
🎬“Ну, Кәрим!”: ШАЯН ТВда яңа форматтагы яшүсмерләр сериалы ШАЯН ТВ каналы яшүсмерләр өчен вертикаль сериал тәкъдим итә. Бу заманча форматта - татар телендә төшерелгән беренче картина. Цифрлы киңлектә һәркемгә таныш һәм уңайлы видеолар булачак. "Ну, Кәрим!" - яшүсмерләр тормышы турында. Алар нәрсә ярата, кемне карый, нинди трендларны күзәтә, аларның хис-кичерешләре, гашыйк булулары - барысы да яңа сериалда. Проект Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән. Тулырак Алия Сабирова.

