😱⚡️Казанда Магистраль урамында складлар янган
😱⚡️Казанда Магистраль урамында складлар янган Ут - мең ярым квадрат метр мәйданны биләп ала. Аның куе кара төтене шәһәрнең барлык районнарыннан диярлек күренде. Монда аккумуляторлар, йорт җиһазлары һәм башка агач материаллар саклаган булалар - шуңа күрә ут тиз тарала. Моннан тыш, бинаның бер өлеше сэндвич-панельләр белән тышланган. Янгынга катлаулыгы буенча өченче дәрәҗә бирелде. Гадәттән тыш хәл урыныннан - Нәфисә Минәҗева репортажы.