Ураза ашлары🍲 — 27 июня 2026 г. в 07:23:07.987
Ураза ашлары🍲 Быел Питрау уразасы 8 июньдә башланды, ул 11 июльгә кадәр дәвам итә. Питрау уразасында итле, күкәйле, сөтле ризыктан тыелып торырга киңәш ителә. 🥑Авокадолы бутерброд Уразада ашарга ярый торган “постный” ипи алып, телемләп кисәргә. Бер-ике авокадоны юып, кабыгын әрчеп, төяргә. Шуны ипи телемнәре өстенә ягарга. 🥗Тәмле салат Руколаны яки яфраклы салатны юып, кул белән өзгәләп, тирән салат савытына салабыз. Төшсез зәйтүн җимеше (оливки яки маслина) өстибез, кызыл татлы борычны турап салабыз. Кабыгы әрчелгән кыярны шакмаклап турап кушарга да була. Бер лимонның согын сыгып, салатка сибәбез. Лимон согын гранат уксусы яки соя соусы белән алмаштырырга да була. 🥕🍅🥔Яшелчәле рагу Кәстрүлдә кайнап торган суга туралган 4-5 бәрәңге, кыргычта уылган 2 кишер салабыз. Кайнап чыгып 5-6 минут үтүгә, вак итеп туралган бер баш суган кушабыз. Тагын 5 минуттан – шакмаклап туралган кабачки, берничә кисәккә бүленгән 3-4 помидор (кайнар суда тотып, кабыгы салдырылган) һәм төелгән сарымсак салабыз. Су бәрәңгене капларлык кына булсын. Пешергәндә помидордан һәм кабачкидан да сок бүленеп чыкканын истә тотыгыз. 📸Фото: "Туганайлар"

