🌿Зәй районының Сәвәләй урта мәктәбендә быел 11нче классны өч укучы тәмамлады🏫🔔
🌿Зәй районының Сәвәләй урта мәктәбендә быел 11нче классны өч укучы тәмамлады🏫🔔 👩🏼🎓👨🏽🎓Чыгарылыш кичәсе – тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе. Гамьсез балачак, дәресләр, тәнәфес – барысы да артта. Зурлар тормышы башлана. Сәвәләй мәктәбен тәмамлаучы укучыларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе 💫Павел Байрашев котлады🤝 Шулай ук, укучыларга котлау сүзләрен Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы 💫Сергей Маклаков җиткерде. Мәктәп директоры 💫Анастасия Петровна егетләргә уңышлар теләде. Барлык чыгарылыш укучыларына зур уңышлар телибез. Яхшы, төпле белем алып, туган якларында хезмәт куйсыннар. Зәй-информ 📸Фото авыл җирлегеннән.