Хәерле иртә, Карендәшләр!💚 — 12 июля 2026 г. в 03:12:00.911
Хәерле иртә, Карендәшләр!💚 Күңелле үтсен Питраулар!💚 🌿🌸🌾🌼🍃 “Питрау үтте – җәйләр бетте,” - диләр, Безнең якта халык сүзендә. Питраудан соң чәчәк атмый гөлләр, Сары йөгерә кырлар йөзенә. Питраудан соң яфрак бәйләмиләр, Мәтрүшкәләр җыеп кайтмыйлар. Үләннәрдә хуш ис бетә, диләр, Питраудан соң печән чапмыйлар. Питраудан соң кош сайраудан туктый, Ишетелми кәккүк тавышы. Җирләр сүрелә, кояш көн балкытмый, Салмаклана тормыш агышы. Питрау үтте, димәк, җәйләр бетте, Болыннарга сары йөгерде. Бу тормышның питраулары җитте, Кыл урталай бүлеп гомерне. Клара Булатова📖

