21 июль – Казанский!❤ — 21 июля 2026 г. в 04:31:01.148
21 июль – Казанский!❤ Бәйрәм белән, карендәшләр!🙏 1579 елда Изге Мария Ана Казандагы Матрона (соңыннан ул монахиня була) исемле бер кызга өч мәртәбә күренгән. Ә ул стрелецлар йөзлеге башлыгының кызы булган. Казан Изге Ана иконасы шул кызларның янган йортлары биләмәсендә табылган. 1591 елда бу иконаның могҗизалы көчкә ия булуын таныйлар. Ул табылган урында хатын-кызлар өчен Казан Богородица монастыре төзелә. Аның беренче монахинясы – әлеге Матрона. “Казан иконасы” турында ишетмәгән бер генә керәшен дә юктыр, мөгаен🙌

