Сарсаз-Баграж волонтерлары 600 маскировка челтәре үргән 🙏🏼 — 27 июля 2026 г. в 07:48:50.343
Сарсаз-Баграж волонтерлары 600 маскировка челтәре үргән 🙏🏼 🏡Биредәге волонтерлар төркеме, бердәм булып, илебез сакчыларына ярдәм итүне үзләренең изге бурычы дип саный. Бер ел ярым эчендә авыл халкы үз куллары белән 600 маскировка челтәре үреп, фронтка озатты. Бу — йөзләгән метрлы челтәр, дистәләгән кешенең тырышлыгы һәм чиксез изгелеге. 💬«Без моны бары тик җиңүне якынайту өчен эшлибез. Егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез», — диләр авылның уңганнары. 📸: Сарсаз-Баграж клубыннан.

