⚜«Эшне тизрәк бетереп, кулга чигү аласы килә» — 25 августа 2026 г. в 16:01:00.418
⚜«Эшне тизрәк бетереп, кулга чигү аласы килә» 🌇Казанда яшәүче, чыгышы белән Мамадыш районының Комазан Башы авылыннан булган Тамара Романова чигү-тегү, бәйләү белән балачактан шөгыльләнә. — Чигү-тегү, бәйләү — һәр хатын-кызның бурычы дип уйлым. Үзем бәләкәйдән чигәм. Мәктәптә — укытучым, өйдә әни өйрәтә иде, — дип шөгыле белән таныштыра башлады ул. — Бертуган тутам кияүгә чыкканда килгән кунакларның барысына да өләшергә кулъяулыклар чиккәнемне хәтерлим. — Йорт-җир эшен тизрәк бетереп, кулга чигү аласы килә. Үзенә тартып тора ул. Авылдан сандык төбеннән алып килгән элгәреге керәшен күлмәкләре бар, менә шуларга өч алъяпкыч чигәргә телим, — дип уй-хыяллары белән уртаклашты Тамара Александровна. Тамара түтинең кызы Эльмира, оныгы Ралина да кул эшләре белән шөгыльләнә. 🎥 Алиса Ахметшина

