Атнакөн мәктәбенең керәшен бүлегенә балалар кабул ителә ❗️📚🫂 — 4 сентября 2026 г. в 15:05:00.130
Атнакөн мәктәбенең керәшен бүлегенә балалар кабул ителә ❗️📚🫂 Татарстан халыклары ассамблеясы канаты астында эшләүче күпмилләте Атнакөн мәктәбененең керәшен бүлегенә балалар кабул ителә. Дәресләр Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узачак. 7-17 яшькәчә балаларга туган тел, керәшеннәрнең мәдәниятең, йола-гадәтләрен, фольклорын һәм җыру-биюләрен өйрәтәчәкләр. Балалар, шулай ук, республикакүләм һәм шәһәр бәйрәмнәрендә катнашачак. Җанлы әңгәмәләр: тормышның иң мөһим кыйммәтләре турында гади һәм аңлаешлы телдә. Милли мохит: керәшеннәрнең кабатланмас фольклоры, җырлары һәм биюләре. Дуслар һәм уеннар: яшьтәшләр белән аралашу, актив уеннар һәм яңа дуслар табу. Бәйрәм рухы: чәй табыннары, концертлар һәм бергәләп үткәргән җылы кичләр. ❗️Дәресләр атнага бер тапкыр – пәнҗешәмбе (четверг) 17:00 сәгатьтә була. Дәресләр — тулысынча бушлай! 📱Белешмәләр өчен телефон номеры: 8 905 317 28 98.

