«Чиста яр» акциясе 🏡Ленино авылы өчен матур традициягә әйләнгән🍃🍃🍃 — 16 сентября 2026 г. в 12:10:35.037
«Чиста яр» акциясе 🏡Ленино авылы өчен матур традициягә әйләнгән🍃🍃🍃 Борынгыдан ук кешеләр елга-күлләр буена төпләнгән, чөнки сусыз яшәешне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә табигатьнең бу зур байлыгын саклау — һәрберебезнең изге бурычы. Яңа Чишмә районының Ленино мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу хакыйкатьне яхшы аңлый. Алар инде күптәннән «Колок» сулыгын чиста тотуны үзләренең төп максатларының берсе итеп куйдылар. 💬«Ярыбызны чиста, авылыбызны яхшырак итик!» дигән девиз астында узган «Чиста яр» акциясе безнең авыл өчен инде матур традициягә әйләнде. Елга ике тапкыр — язгы һәм көзгы чистарту эшләре вакытында без сулык тирәсен көнкүреш калдыкларыннан арындырабыз. Бу гади генә эш кебек тоелса да, аның әһәмияте бик зур: без экосистеманы саклыйбыз, суның сыйфатын яхшыртабыз һәм, иң мөһиме, яшь буында табигатькә карата җаваплылык хисе тәрбиялибез», – ди авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.

