«Сайлауга баруны гражданлык бурычы дип саныйм»👍 — 18 сентября 2026 г. в 12:06:56.681
«Сайлауга баруны гражданлык бурычы дип саныйм»👍 Башкортстан Республикасының атказанган артисты Гөлназ Асаева Казандагы 261нче номерлы сайлау участогында үз тавышын бирде. – Балачактан ук әби-бабай белән авылда гел сайлауга бара идем. Якты, бәйрәмчә хисләр белән килә идек, үзебезнең бурычыбызны үтәдек. Бүгенге көндә дә гражданлык хокукыбыздан файдаланып һәр сайлауга да йөрибез. Сайлауга баруны гражданлык бурычы дип саныйм. Һәр кеше килеп, үз тавышын бирергә тиеш. Сайлау көне – миңа матур бәйрәм кебек. Бөтен җирдә бердәмлек рухы сизелә. Хәзерге заманда бу аеруча мөһим.

