#ШИГЪРИМИНУТЛАР
#ШИГЪРИМИНУТЛАР 🍂🍂🍂 Көзге сагыш Тугайларым уңды инде, Гөлчәчәкләр сулды инде. Миләшләрне кырау өтте, Урамнарда яфрак көрте. Иртәләрен куе томан Аксыл авыр япма сыман. Үзәннәрдә ята оеп Моңсу күңел, нидер тоеп. Сагышланып сулыгып куя, Өрәңгеләр яфрак коя. Югаласы килә бертын, Хисләр, уйлар дулкын-дулкын. Әллә кая алып китә... Әнә казлар, казлар китә. Минем гомер йомгагымны Әкрен генә көзләр сүтә, Әкрен генә көзләр сүтә. 📖Георгий Ибушев шигыре 📸Борис Князев фотосы