#ШИГЪРИМИНУТЛАР — 4 октября 2026 г. в 07:01:01.518
#ШИГЪРИМИНУТЛАР 🍁🍁🍁 Сары сукмаклардан атлап️ Сары шәфәкъ, сары офык, Саргылт кояш, сары ай... Ничек көзләр сары төскә Юмарт буладыр шулай. Урамнарда–сары буран, Юлымда сары келәм. Сары сукмаклардан атлап, Гомер көземә керәм. Кырыс җилләр каеннарның Толымнарын сүтәләр. Оялып, тартынып кына Күлмәк сала юкәләр. Кемне алкышлый усаклар, – Торналар көтүенме? Исән-имин, гомеремнең Көзләре җитүенме? 📖Никифор Тукмачев 📸: Алиса Ахметшина