«Туганайлар» газетасы чыга башлауга бүген - 24 ел!🎉
«Туганайлар» газетасы чыга башлауга бүген - 24 ел!🎉 🖍 2002 елның 5 октябрендә Чаллы шәһәрендә «Туганайлар» исемле культура-агарту керәшен газетасының беренче саны дөнья күрде. 2013 елда газета республикакүләм басма матбугаты статусын алып, Казан шәһәрендә басыла башлады. Айга ике мәртәбә «Туганайлар»ны туганнарча кочак җәеп каршы алучы, карендәшләр!❤️ Уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз! «Туганайлар»да хезмәт куйган Һәрбер журналистка зур рәхмәт әйтеп, «Туганайлар»га мул тормышлы, якты, озын гомер телибез! Дөньялар тыныч, барыбыз да исән-сау булып, киләчәктә дә «Туганайлар» газетасы битләрендә керәшен тарихын бергәләп барлыйк, бергәләп языйк!✨ ☀«Туганайлар» газетасы алга таба да үзенең төп миссиясен төгәл үтәп, укучыларын яңадан-яңа кызыклы язмалар белән куандырыр дип ышандырабыз. Алга таба да сез - керәшен җанлы тугры укучыларыбыз безнең белән бергә булырсыз дип ышанабыз🙌 ❤ Һәр керәшен җортына «Туганайлар» килсен! ❤ 📸Фотоларда — «Туганайлар» редакциясендә төрле елларда эшләгән журналистлар.