Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган очрашулар җылы һәм күтәренке рухта узды🙌
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган очрашулар җылы һәм күтәренке рухта узды🙌 🎞️«Яшьлек елларын искә төшереп»🎞️ Балык Бистәсенең Иванай авылы клубында бәйрәм уңаеннан «Гомер көзе алтын булсын» дип исемләнгән кичә үткәрелгән. «Бик матур, җылы очрашу булды. Өлкәннәребез җырлашып, яшьлек елларын искә төшереп, сөйләшеп утырдылар. Укучылар белән матур шигырьләр өйрәндек, чәй өстәле әзерләдек», — диде Иванай авылы клубы җитәкчесе Нина Евдокимова. «Үри авылында өлкәннәр көне уңаеннан махсус хәрби операциядә булган һәм хәзерге вакытта да хезмәттә булган егетләребезнең әти-әниләре белән очрашып, изге теләкләребезне юлладык, бүләкләребезне тапшырдык», — дип хәбәр итте китапханәче Рузилә Вәлиуллина. Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/olkannar-kone-unaennan-oestyrylgan-ocrasular-yly-ham-kutarenke-ruxta-uzdy