Карендәшләребезнең 🏡авыл турындагы шигырьләре📖
Карендәшләребезнең 🏡авыл турындагы шигырьләре📖 АВЫЛНЫ САГЫНЫП Хәзер дә ягыла микән Туган нигезнең миче Урамга тарала микән Кайнар ипинең исе. Беркайда юк авылымның, Айлы аяз кичләре. Авылга гына хас булган Кара мунча исләре. Морҗалардан чыккан төтен Күкләргә агыладыр. Бәлки әле аулак өйләр Безне дә сагынадыр. Битләрем куеп назланам, Җил иссә туган яктан/ Анда югалткан бәхетне Читтән эзләп кем тапкан. И, мактыйлар чит җирләрне Әйләнеп кайталар да Туган җирдән җага якын Юктыр ул беркайда да. Оҗмах, диләр, чит җирләрдә, Булса-булыр, шигем юк. Анда минем милләтем юк, Анда минем телем юк. Анда минем моңнарым юк. Сыгылсам терәгем юк. Анда яшәү теләгем юк. Чит оҗмах — кирәге юк. Никифор Тукмачев Күбрәк шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/karendaslarebeznen-avyl-turyndagy-sigyrlare