“Газетасыз көнебез үтми”🗞️🤗
“Газетасыз көнебез үтми”🗞️🤗 📍Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында яшәүче Галина һәм Иван 💞Лукиннарны авылдашлары “иң күп газета укучы гаилә” дип белә😍 75 яшьне узсалар да, алар тормышны газета-журналларсыз күз алдына да китерми. Лукиннарның яраткан газеталары арасында «Туганайлар»💚да бар. Алар аны ел саен яздыралар, һәр битен калдырмыйча укыйлар. – Газета уку – безнең өчен гадәти бер йола кебек. «Туганайлар»ны аеруча яратабыз: анда темалар бик төрле, эчтәлеге һәрвакыт кызыклы, җанга якын. Аны укыганда үзебезне зур бер гаиләнең члены кебек хис итәбез, – ди Галина түти белән Иван дәдәй. – Кадерле карендәшләр, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк! Киләчәктә дә «Туганайлар» белән бергә булыйк, яңалыкларны укып, аралашып яшик, – дип газетага язылырга чакыра Лукиннар гаиләсе. 🖇️Сез дә алар кебек газетаның даими укучысы булырга телисезме?😉 Алайса, 📪почта бүлекчәләренә яки 📲онлайн хезмәтләргә ашыгыгыз! Хәзер исә газетага язылырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек туды!👍 ❗️2027 елның беренче яртыеллыгына – 6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр – “Туганайлар” газетасына ташламалы бәядән язылырга була⚡️