Керәшеннәр Бөтендөнья күләмендәге Вorn from culture трендына кушылды🔥🔥🔥
Керәшеннәр Бөтендөнья күләмендәге Вorn from culture трендына кушылды🔥🔥🔥 Социаль челтәрләрдә Вorn from culture («Мәдәнияттән туган») дигән 🇦🇺 Австралия якларыннан килгән яңа тренд таралды. Дөнья буенча төрле милләт вәкилләре биюләрен төшергән видеолар миллионлаган караулар җыя. 🌏Трендның асылы — милли биюләр, традицион костюмнар һәм пейзажлар аша аудиторияне төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыру. Трендны Австралия хореографы һәм режиссеры 🎼Джеймс Фенвик башлап җибәрде. Проектның барлык видеолары бер җыр астында төшерелә. Россия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Грузия, Монголиядә яшәүче төрле милләт вәкилләре видео төшереп социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Әлеге трендка безнең ❤️керәшеннәр дә кушылды. Идеясе һәм режиссеры — «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе 💫Игорь Шрыковныкы. ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasennar-botendonia-kulamendage-vorn-from-culture-trendyna-kusyldy