Келәтленең Петр һәм Павел 🌊чишмәсе кешеләрне берләштерә💞
Келәтленең Петр һәм Павел 🌊чишмәсе кешеләрне берләштерә💞 ✨Түбән Каманың 🏘️Келәтле авылындагы Петр һәм Павел чишмәсе урынында 1966 елда, геологик-тикшеренү эшләре барышында, борауланган скважинадан чиста 💦су бәреп чыга. Шул вакыттан бирле тирә-яктан кешеләр монда су алырга килә башлый. Скважина гади генә итеп җиһазландырылган була. 🎞️2015-1016 елларда чишмә һәм аның тирә-ягы матур һәм ныклы итеп төзекләндерелә, агачта купель төзелә, килү юллары һәм транспорт өчен тукталыш җиһазландырыла, юллар түшәлә, күпер ясала һәм башка бик күп эшләр башкарыла. 2016 елның октябрендә төзелгән коену урыны апостоллар Петр🪽 һәм Павел🪽 хөрмәтенә аруландырыла. 2017 елда кирпечтән часовня төзелә. Бу изге урынның үзенчәлеге шунда: ул кешеләрне берләштерә, аларны көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, уй-фикерләрен тәртипкә салырга чакыра. Чишмә янына килгәч, кеше үзен табигатьнең бер өлеше итеп тоя, ә суның челтерәп аккан тавышы җанга дәва булып яңгырый. Күпләр монда үзләренең иң изге теләкләрен әйтергә, рәхмәт сүзләрен җиткерергә яки авыр чакларда рухи терәк табарга киләләр. 🌊Суы чиста, үтә күренмәле, дебиты (агымы) уртачадан югарырак. 📸Алиса Ахметшина фотолары