«Театр беренче урында булса, җыр — икенче»❤️
«Театр беренче урында булса, җыр — икенче»❤️ 🎭Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов белән әңгәмә💬 — Олег Фарукович, Яңа сезонны нинди кәефләр белән ачып җибәрдегез? — Театр җене кагылган кеше булгач, сөенеп ача инде ул сезонны. Хәзер сезонны иртә башлыйбыз, туристлар өчен дә эшлибез бит. Тулы заллар белән башланды, Аллага шөкер. — Күптән түгел Мәскәүдән гастрольдән кайттыгыз. Мәскәү тамашачысы Казанныкыннан аерыламы? — Аерыла. Мәскәүдә алар татар телен сагынып көтәләр. Әле гастроль вакытында шундый бер кызык хәл булды. Залны эзләп йөреп, үземнең чыгышка соңга кала яздым. Ярый әле партнерларым минем адашып йөргәнне аңлаптырмы инде, суздылар. Әңгәмә: https://tuganaylar.ru/news/interviu/oleg-fazylanov-teatr-berence-urynda-bulsa-yr-ikence