🌿Мамадыш районының 🏡Дүсмәт авылыннан «Җиңгәчәйләр» ансамбле Казан шәһәренең 🏤Я.Емель...
🌿Мамадыш районының 🏡Дүсмәт авылыннан «Җиңгәчәйләр» ансамбле Казан шәһәренең 🏤Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә 🍂«Покрау утырмасы»на җыйды. «Җиңгәчәйләр» керәшен халык фольклор ансамбле җыручылары үзләренең табигыйлекләре, профессионалларга иярергә тырышмаулары белән күңелне җәлеп итте. Тамаша залына, гүя үз өйләренә кергәндәй гади генә кереп баскан карендәшләрне баштанаяк күздән кичердем. Бернинди купшылык юк, күбесенең өстендә — элгәре авыл хатыннары кешелеккә кия торган «фабричный» тукымадан тегелгән күлмәк, киндер һәм чигелгән алъяпкычлар, башларында — чөеп бәйләнгән бизәкле яулыклар. Шуларны күргәч, әллә ничек, күңелне рәхәт бер дулкын тутырды❤️🔥 ЯЗМАНЫ УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/akau-iortyndagy-pokrau-utyrmasyna-ingacailar-ansamble-kilde