«Әтинең көлүе һаман да колакта чыңлап тора»💔
«Әтинең көлүе һаман да колакта чыңлап тора»💔 Җырчы Алина Ахметшина әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты💬 – Әти белән бәйле иң якты исләлекләр – аның шаяртулары. Кәефне күтәреп, рәхәтләнеп көлдертә иде. Ул һаман да колакта чыңлап тора. Әтине белгән һәркем «юмор кешесе иде ул» дип әйтә. Миңа бу хәзер бик тә җитми... Әти бик ярдәмчел, шат күңелле, сизгер, иҗади һәм теләсә нинди ситуациядә ярдәм итергә әзер иде. Мин үзем катнаш гаиләдә үстем: әтием – татар, әнием – керәшен. Моңа карамастан, гаиләдә бәхәсләр килеп чыкмады. Әнием ягыннан керәшеннәр аны бик хөрмәт итә иде. Һәм шулай ук, киресенчә, әти гаиләсендә әни бөтен традицияләрне хөрмәт итте. Әти бөтен бәйрәмнәрдә баянда уйнап, әни җырлый иде, менә шундый иҗади гаиләдә үстем. Шуңа да, минем җырчы булуым гаҗәп түгел. 📸Фото: шәхси архивтан