Котлыйбыз!💐
Котлыйбыз!💐 Бүген Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре, «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, «Гөргөри киленнәре» КВН командасы уенчысы, «ZAKARIA» фолк-группасы солисткасы Лиана Самойлованың туган көне!🎂 Лиана - халкыбызның милли-мәдәни байлыкларын саклауга, популярлаштыруга һәм яшь буынга тапшыруга үзеннән зур көч куеп, хезмәт итүче талантлы кызыбыз. Ул Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка юнәлешен тәмамлап, халык җырларын матур итеп башкаручы гына түгел, ә керәшен этномәдәни хәрәкәтенедәге саллы проектларны тормышка ашыручы да!❤ Ул керәшен балаларының җәйге ялларын – "Айбагыр" этнолагерен һәм Питрау бәйрәмендә халкыбызның йөзек кашы булган республикакүләм "Кряшен Чибяре" конкурсын оештыру эшләрен дә югары дәрәҗәдә башкара. Лиана – "Туганайлар" редакциясенең дә дусты. Лиана, гомер бәйрәмегез белән котлап, Сезгә ныклы саулык, илһам, иҗади уңышлар, чиксез бәхет телибез!❤️