«Күргән бармы каеннарның, алтынга күмелгәнен...»🍂
«Күргән бармы каеннарның, алтынга күмелгәнен...»🍂 📖Шагыйрь карендәшләребез Никифор дәдәй Тукмачевның соңгы вакытта язган шигырьләре. 🍁Көзге моң Күктә болытлар куера, Яңгыр сибәләп үтә, Көзге җилләр каеннарның Сары толымын сүтә. Көзнең әле күшектергеч Көннәре җитмәсә дә, Яфраклар коела, җилләр Иссә дә, исмәсә дә. Урман буйларында буран, — Хисләрем адашырлык. Кем җырламый түзә алган Эчтә җан була торып?! Көзге болыт саубуллаша, Агач башларын үбеп. Китәр вакытларым җитте, — Көзге болытлар кебек… Күбрәк шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/nikifor-tukmacev-kurgan-barmy-kaennarnyn-altynga-kumelganen