💒 Ноябрь аенда – бәйрәмнәр, ураза көннәре
💒 Ноябрь аенда – бәйрәмнәр, ураза көннәре 4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн 7 ноябрь – үлеләрне искә алу көне. Димитрий субботасы 8 ноябрь – Азапланучы Изге Димитрий Солунскийны искә ала торган көн 14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне 21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне 4, 6, 11, 13, 18, 20, 25, 27 ноябрьләр – среда һәм пятницага туры килгән бер көнлек ураза көннәре: 28 ноябрьдән Рождество уразасына керәбез. Ул 2027 елның 6 январена кадәр дәвам итә. 📸 Фотода: Астрахань шәһәрендәге Алла Анасының Успение кафедраль соборы.