💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐 — 11 апреля 2026 г. в 05:43:52.064
💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐 Театрыбызның талантлы актрисасы, Башкортстанның атказанган артисткасы Лира Нәфыйк кызы Сөләйманованы туган көне белән кайнар котлыйбыз. Лира Нәфыйк кызы инде күп еллар туган театры сәхнәсендә канатланып иҗат итә, үзенең кабатланмас образлары белән тамашачылар күңелен баета. Актриса һәр башкарган ролен яратып, зур бирелгәнлек, тормыш акылы белән башкара. Шуңа күрә, аның уенына тамашачы мөкиббән. Актрисага гаилә бәхете, какшамас саулык, иҗат дәрте, рух ныклыгы телибез.

