💐 КОТЛЫЙБЫЗ!💐 — 18 июля 2026 г. в 05:45:43.985
💐 КОТЛЫЙБЫЗ!💐 ✨Барлык коллектив исеменнән Туймазы татар дәүләт драма театрының режиссеры Айдар Марат улы Зариповны туган көне белән кайнар котлыйбыз. Хөрмәтле Айдар Марат улы! Табигать Сезне зур талант һәм чиксез иҗади мөмкинлекләр белән бүләкләгән. Сез үзегезнең чын мәгънәсендә көчле актер булуыгызны расладыгыз, фидакарь хезмәтегез, заманча карашыгыз, яңалыкка омтылуыгыз белән шулай ук режиссер һөнәрендә танылуга ирештегез. Сәхнәләштергән спектакльләрегез камиллеге, уңай тәэсир көче, югары сәнгать дәрәҗәсе белән аерылып тора. Сез сәхнәдә бик төгәл атмосфера тудыра беләсез, шуңа да хезмәтләрегез тамашачыны әсир итә, финалга кадәр көчергәнештә тота. Талантлы режиссёр буларак, Сез күп еллар элек иҗат ителгән әдәби әсәрләргә заманча яңгыраш бирәсез, ә бүгенге көнне яктырткан әсәр аша киләчәкне уйлап кешеләргә мөрәҗәгать итеп оран саласыз. Бәйрәмегез белән котлап Сезгә иҗади илһам, яңа премьералар, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!

